161 миллион сумны яшергән: Татарстан директорын нинди җәза көтә?
11 млн сумнан артык зыянны директор үз теләге белән каплаган
Татарстанда фирма директоры 161 млн сум салым түләмәгән өчен хөкем ителәчәк.
ТР Прокуратурасында сөйләүләренчә, 2020 елның гыйнварыннан 2023 елның мартына кадәр оешманың 40 яшьлек җитәкчесе акча күчерү турында ялган күрсәтмәләр әзерләгән, шулай ук декларациягә ялган мәгълүматлар керткән һәм шуның белән салым түләүдән качып калган.
11 млн сумнан артык зыянны директор үз теләге белән каплаган, аның күчемсез милкенә арест салынган. Җинаять эшен инде судка җибәргәннәр.
Фото:Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев