Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Гүзәллеккә гашыйк Айназ

Мөслим кызы Айназ Хәлилованың (Маннанова) кул эшләре күзләрне иркәли. Матур уенчыклар, төрле яктырткычлар, дисбеләр, беләзекләр һәм татлы букетлар ясый Айназ. Кул эшләре белән шөгыльләнү аңа әтисеннән күчкән.

– Бу эшкә куркып кына тотынган идем. Мәгълүм мәкальдәгечә: күз курка, кул эшли. Нәтиҗәсе сөендергәч, дәртләнеп иҗатка чумдым. Әтием – булдыклы кеше: үзебезгә, туганнарга өйләр, мунчалар салды. Беседка ясады, анда мич чыгарды. Ә бәйләргә мәрхүмә Мөҗәллия әбием өйрәтте. Мәктәптә укыганда беренче кул эшем оекбаш булды. Аннан әни башмак бәйләргә өйрәтте. Институтта укыганда ыргак белән мунчалалар бәйли башладым. Улыбыз Нурислам тугач, аңа күз тимәсен дип, булавка ясадым. Биш ел элек кызыбыз Диләрә дөньяга аваз салгач, уенчыклар бәйлисе килә башлады. Кызлы кешенең курчак, йомшак уенчыклар яратуы табигый. Шул чорда социаль челтәрләрдә бәйләү марафоны булды, анда катнаштым: курчак бәйләдем. Диләрә ул курчакны бүген дә, кая барса да, үзеннән калдырмый, – ди Айназ.
Айназ башмаклар, оекбаш-бияләйләр бәйли. Ел фасылына карап, балаларына үзе бәйләгән киемнәрне кидерергә тырыша. Бармак белән пледлар да бәйли башлаган.
Айназ Хәлилова тәсбихләр белән дә кызыксына. Детальләре вак булгач, аларны балалар белән эшләве кыенрак, ди райондашыбыз.
– Чәчәкләрне, яктырткычларны өч ел элек ясый башладым. Бу эшкә тотынуыма әни этәргеч бирде: “Энҗе апаңның туган көне җитә, олы чәчәк яса әле”, – диде. “Ясый беләсеңме?”, – дип тә сорамады. Интернет аша осталык дәресләре алдым. Чәчәкләрне башта гофра кәгазеннән ясадым, соңрак изолон белән таныштым. Изолон – суда юешләнми һәм янмый торган материал. Үзе җиңел һәм җайлы юыла. Төсе дә уңмый, исе дә юк. Шуңа яктырткычларны изолоннан ясыйм. Аны плафон өстенә ябыштырам һәм электр энергиясен саклаучы лампочка кулланам. Электр чыбыкларын ирем ялгап бирә. Чәчәкләр, курчаклар нигездә җилем белән ябыштырыла һәм бу эштә пөхтәлек сорала. Букет, курчак, кәрҗин ясау өчен 3-4 көн вакыт китә. Ә өч чәчәкле яктырткычны ясарга 1 атна вакыт та җитмәскә мөмкин, – ди Айназ. 
Айназ белән Илнар өч бала үстерәләр. Кечкенәләре Раянга нибары 2 яшь. Шуңа кул эшләрен төнлә я иртән – балалар йоклаганда эшли Айназ.
– Йокы калдырып кул эшләре белән шөгыльләнгәч, ирем жәлләп тә куя үземне: “Нигә интегәсең? Нигә кирәк болар?” – дигәне дә бар. Тик гүзәллек тудыру, кул эшләре белән райондашларны сөендерү рәхәт! Үзем дә: “Мин ясадыммы соң боларны?!” – дип сокланам.
Айназның өен дә чәчәкләр бизи. Марафонда катнашып, роза, фуксия, гербера чәчәкләрен ясаган. “Аларны беркемгә дә бирмим”, – ди Айназ. Хәлиловларга кунакка килгән һәркем әлеге чәчәкләр белән кызыксына.
– Мәктәптә бию түгәрәгенә йөрдем. Үземне сәхнә кешесе дип күз алдына китерә идем. Хореограф белгечлеген үзләштерергә теләдем, әмма әти каршы төште. Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында укыдым. Анда биюгә сәләте булган кызлардан төркем тупладылар. Төрле чараларда чыгыш ясый идек. Осталыгымны күреп институтка эшкә алдылар. Шулай итеп өстәмә белем бирү укытучысына әйләндем. Балачактагы хыялым тормышка ашты дияргә була: укуымны дәвам итеп, хореограф белгечлеген алдым, – ди Айназ.
 

Фото – А.Хәлилованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X