Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Энҗе-сәйләнле калфагым

Калфак – татар хатын-кызларының борынгыдан килгән баш киеме. “Татар хатын-кызын башта ишетәсең, аннан гына күрәсең”, – дигән борынгылар, чөнки хатын-кызларның чәчләренә тагылган чулпы-тәңкәләр алар хакында алдан ук хәбәр биргән. Калфагын кырын салган, чигүле күлмәк-камзул кигән татар хатын-кызларына сокланмаган кеше булды микән?!

Соңгы елларда әлеге атрибутларның кайберләре яңадан күренә башлады. Шуларның берсе – калфак. 

– Берничә ел элек Сабантуйга калфактан килергә куштылар. Шәһәр кибетләреннән эзләдем, таба алмадым, шуңа үзем ясап карарга булдым. Интернет аша үземә уңайлы калфак формасын таптым, кирәкле материаллар, сәйлән һәм ташлар сатып алдым. Беренче калфакны ясау авыррак булды,әлбәттә, берничә тапкыр үзгәртергә туры килде, – ди Тугаш авылында яшәүче, калфаклар ясау остасы Диләрә Шиһапова.

Беренче калфакны берничә көн дәвамында ясаса, хәзер көненә берничә калфак тегә ул. Калфакларны туганнарына, дусларына һәм танышларына бүләк итә. Кирәкле материалларны сатып ала. 

– Соңгы елларда калфак сораучылар күп. Калфак ясарга өйрәнергә теләк белдерүчеләр дә байтак. Шул максаттан еш кына мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга да чакыралар, – ди Диләрә. – Күптән түгел Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә очрашуларда булып кайттым. Калфак ясарга теләге булган хатын-кызлар өчен мастер-класс та үткәрдем. Теләге булган һәркем калфак ясый ала. Кирәкле бөтен материалларны кибетләрдә табарга була. Иң мөһиме – иренмәскә һәм курыкмаска кирәк.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев