Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Әкият иленә сәяхәт

Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар ел саен йортлары тирәсен кар сыннары белән бизи.

Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар 6 балага гаилә җылысын биргән. Үзләренең ул-кызларын тормышка озатканнан соң тәрбиягә бала алырга дигән карарга килә алар. Җирлектә эшләүче “Наз” балалар приюты ябылып, анда тәрбияләнүче балаларның кайсын кая җибәрә башлагач, түзмиләр – берничә баланы үзләренә алып кайталар. 
Унбиш еллап вакыт эчендә ундүрт бала тәрбияләп үстерә Камаловлар. Бүген гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Балаларның зурысына – 21 яшь, гаиләдә иң кечкенәсе Ирина 6 сыйныфта укый.
Йорт тирәсен кар сыннары белән бизәү дә тәрбиягә балалар алгач башлана. Беренче елны кибетләре янына Кыш бабай белән Кар кызын ясыйлар. Алга таба сыннар ясау чын-чынлап шөгыльгә әйләнә. 
– Авыл халкы да: “Матур булган! Тагын ясыйсыңмы?” – дип үсендереп торгач, ясыйбыз инде, – ди Ирек Камалов. – Оныкларга кадәр соклануын белдерә бит!
Сокланмый мөмкин дә түгел. Камаловлар йортын әкият геройлары “сырып” алган. Кар сыннарының һәркайсы җентекләп буялган. Ирек абый 31 декабрь көнне – халык Яңа елны каршы алырга әзерләнгәндә дә кардан ат белән чана ясап йөри иде. Тормыш иптәше Илфира апа белән балалар сораган чөнки. Кар сыннарын ясауда Илфира апа белән балалар да булыша. Кайсы – кар, кайсы су ташый, кайсы әзер фигураларны буяу белән мәшгуль. 
– Кар аз әле быел. Күршеләрнең карын да алам. Ясаган саен ясыйсы килә бит! Кар сыннарын буяганда “колер”лардан файдаланабыз, – ди Ирек абый.
Кар сыннарыннан тыш йортны гирляндалар белән дә бизәгәннәр. Җем-җем килеп янучы утлар үзгә бер тылсым, серлелек төсмере бирә кебек. Уллары – эстрада артисты Нәргиз Камалов та: “Әти-әни йортыннан көч, энергия алып китәм. Шушы матурлык күңелгә илһам бирә”, – ди. 

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев