Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каникуллар

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан очрашу үткәрелде

Мөслим гимназиясе базасында эшләп килүче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән үзәк китапханә хезмәткәрләре очрашты.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  Мөслим гимназиясенең көндезге мәктәп яны лагеренда "Тарихның данлы датасы" дигән дәрес үткәрделәр. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур, тарихи вакыйгаларга  бай булуын белделәр. Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, ил өчен иң авыр вакытта халыкларның  берләшү тарихын искә төшерделәр.

Фото - үзәк китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев