Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каникуллар

Интернат-мәктәбе волонтеры картлар һәм инвалидлар интернат-йортында

Каникул чорында Түбән Табын интернат-мәктәбе волонтеры Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.

- Көзге каникул вакытындаТүбән Табын интернат-мәктәбе волонтер - укучылары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар өлкәннәр белән аралаштылар, бергәләп рәсем ясадылар, төрле уеннар уйнадылар. Мондый чаралар өлкән буын кешеләре һәм яшьләрнең үзара аралашуына ярдәм итә. Балалар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәнәләр. Өлкән яшьтәгеләр белән үзара хезмәттәшлек аларны тормышның мәгънәсен аңларга, өлкән буынны хөрмәт итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итә, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев