Заһир Галиев үз үрнәге белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый
Спорт дөньясы баһадир гәүдәле, тыгыз бәдәнле егетләре белән сокландыра. Түбән Табын авылы егете Заһир Галиев – шундыйларның берсе.
Түбән Табын мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Заһир укуын Минзәлә педагогия көллиятендә дәвам итә. Биредә ул технология һәм физкультура фәннәре укытучысы һөнәрен үзләштерә. 2002 елда документларын Кама дәүләт физкультура институтына тапшыра. Укыган вакытта төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Югары белемле, дипломлы белгеч 2007 елда хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый.
– Минем өчен спорт – тормышның мөһим өлеше, сәламәтлек һәм яңа спортчылар белән танышу чыганагы булып тора. Спорт дөньясына кечкенәдән тартылдым. Волейбол, баскетбол, көрәш, футбол төрләре аеруча якын миңа, – ди Заһир.
Мәктәптә укыганда да Заһир төрле спорт түгәрәкләренә йөри, күнегүләрне калдырмый, системалы рәвештә шөгыльләнә.
– Гаиләдә Заһир – өлкән бала, сеңлесенә һәрвакыт терәк булып үсте. Спортны начар гадәтләргә вакыт калмасын өчен сайлады. Сәламәт яшәү рәвеше улым өчен һәрвакыт беренче урында булды. Үзе катнашкан уеннарның һәр процессыннан чын күңелдән ләззәт ала, энергия ташкынын тою, максатка ирешүдән шатлык яшьләре, үз-үзеңне җиңүдән канәгатьлек тою минем өчен бик мөһим, әни, дип әйтә иде, – ди Зөһрә апа.
Заһир Галиевкә спорт дөньясы бик күп җиңүләр дә китергән. Татарча көрәш буенча Татарстан районнары арасында Уфа шәһәрендә узган Россия чемпионатында райондашыбыз өченче урынны яулаган. Мөселман егетләре арасында узган республика ярышында шулай ук бил көрәштереп икенче урынга чыккан. Үз үлчәү авырлыгында Заһир бер елны район чемпионы да булып калган иде. Татарча көрәштән тыш бадминтон, волейбол, баскетбол уеннарында да сынатмый райондашыбыз.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 7 август саныннан укыгыз.
Фото: Алмаз Әкмалов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев