Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Тормыш тамчысы

Беслан шәһәрендә 2004 елның 1-3 сентябрендә булган фаҗигане күпләр хәтерлидер. Белем көнендә булган террорчылык актында 394 кеше (шулардан 180е – балалар) һәлак була. Әлеге ва- кыйгага бәйле рәвештә 3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

“Мөслим йөрәге” скверында “Тормыш тамчысы” акциясе үтте. Анда район үзәгендәге мәктәпләрнең 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Беслан фаҗигасе корбаннарын 1 минутлык тынлык белән искә алганнан соң, район башлыгы укучыларга теләкләрен җиткерде.

– Сез дөреслекне таба, акны карадан аера белергә тиеш. Шулай булганда гына бер идеология дә туры юлдан чыгара алмас. Районыбызда, республикада, Россиядә террорчылык актлары кабатланмасын өчен уяу булырга чакырам, – диде Альберт Хуҗин.

Наилә Сәлахова

Фото - район администрациясенең матбугат хезмәте, "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев