Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Телевидение серләре

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне.

1996нчы елның 17 декабрендә Берләшкән миләтләр оешмасы генераль асссамблеясе БМОның беренче Бөтендөнья телевизион форумын үткәргән датаны телевидение көне дип игълан итә. 2002 елда Кофи Анан әлеге датаны билгеләп үтү “тынычлык һәм үсеш тәэмин итүдә телевидениенең роленә игътибарны җәлеп итү өчен кирәк” дип белдерә.
Мөслим телевидениесенең 20 елдан артык тарихы бар. Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан телевизион тапшырулар әзерләүдә катнашучы хезмәттәшләребездән әлеге өлкә турында фикерләре белән кызыксындык.
Лилия Шәймиева: – Телевидение танылу бирә. Урамда, танып: “Лилия Шәймиева бит бу!” – дип, пышылдашуларын ишетү кызык.
Телевизор тартмасыннан күргән кешене урамда очрату сәеррәктер, күрәсең.Үзебезне күрмичә дә тавыштан кем булуыбызны таный райондашларыбыз.

“02 көндәлеге”н алып барганда: “Кем турында сөйләдең син? Безнең авыл кешесе түгелме?” – дип сораучылар байтак иде. Видеооператор Ринат Әхмәтвәлиев: “Апаем йокларга ятмаса яки тыңламаса, Шәймиева килә, дип куркытабыз”, – дип сөйләгәне истә калган. Шул рәвешле балалар өчен милициядәге усал апа булып та “хезмәт иттем”. Телевидениенең өстенлеге – геройларның мимикасы, кәефе сюжетларда ачык чагыла.
Динар Нуретдинов: – Мөслим телевидениесендә эшли башлаганчы телевизор минем өчен “зомби-тартма”, “үлеп баручы” мәгълүмат чарасы булып тоела иде. Мөслим-информда эшли башлагач, фикерем үзгәрде, бу өлкә белән кызыксынуым артты. Телевизион сюжетларның нинди зур хезмәт куеп эшләнүен аңладым. Минем хезмәтем кергән, мин ясаган сюжетларны карауларын күрү, белү горурлык хисләре уята, шул ук вакытта җаваплылыкны да арттыра. Әти-әниемнән, башкалардан хезмәтемә карата фикерәр, бәя ишетү күңелле.
Наилә Сәлахова: – Телевидениегә сюжетлар эшләү белән газетага материаллар әзерләү арасында аерма бик зур. Газета битләренә мәкаләләрне киңәйтеп, тәфсилләп язарга мөмкин. Ә телевидение озын җөмләләрне “яратмый”. Мәгълүматны кыска итеп язарга, шул ук вакытта эчтәлекне дә ачарга кирәк. Нинди дә булса темага сюжет төшерергә барганда да әлеге тема буенча хәбәрдар булу кирәк, чөнки камера алдында сорауларны дөрес бирү мөһим.
Телевизор караучыларга тулы, кызыклы сюжет тәкъдим итү оператордан да тора. Материал эшләгәндә интервью бирүдән баш тартулары күңелгә тия. Райондашларыбыз фикерләрен җиткерергә авырсынмасын иде.
Оксана Исламова: – Элек, Мөслим телевиденисен караганда, таныш йөзләр эзли идем. Хәзер тапшырулар караганда өч-дүрт минутлык сюжет ясау өчен күпме хезмәт керүен аңлыйм. Сюжетны әзерләгән журналист әйткән һәр сүзе өчен җавап тота, интервью бирүчеләргә дөрес сорау биреп, аларны сөйләтә белергә дә тиеш.Телевидениедә эшли башлагач, телевизионщиклар кулланучы кайбер терминнар бик кызыклы тоелды. Мөслим телевидениесе хезмәткәрләренә сокланам: алар – универсаль! Текстны да язалар, үзләре үк укып, сюжетны монтажлауда катнашалар. Материал өчен тема, геройлар табу да җиңел түгел. Телевидениегә кызыклы темалар эзләүдә барыбыз да катнашабыз.
Гөлназ Җәлилова: – Мөслим-информда эшли башлаганчы, берничә минутлык кызыклы сюжет әзерләү өчен күпме көч, хезмәт куелуы турында уйлап та карамый идем. Баксаң, бу эштә сүзне генә түгел, тавыш интонациясен, көчен, көен, тембрын, гомумән, һәр хәрәкәтне сюжет эчтәлеген ачу өчен көйләргә кирәк икән. Моннан тыш телевидениедә оперативлык, мәгълүматны тиз арада эшкәртеп, халыкка аңлаешлы итеп җиткерә белү бик мөһим.
Римма Афзалова: – Радио-телевидениедә эшләү өчен фанат булырга кирәктер, мөгаен. Күпвакыт шәхси мәнфәгатьләрне читкә куеп, яллар, бәйрәмнәр белән исәпләшми эшләргә туры килә, чөнки телевизион тапшырулар бәйрәмдә дә чыга. Газетага мәгълүматны телефоннан да алып була, телевизор караучыга дәлил буларак видеосурәтләр кирәк – димәк, вакыйга булган урында булу шарт. Иң куркынычы – берничә көн дәвамында әзерләгән материал, компьютер “көйсезләнеп”, мизгел эчендә юкка чыгарга яки эфирга җитешмәскә мөмкин. Иң рәхәте – телевизор караучылардан: “Тапшыруыгыз бик матур булды” яки “Актуаль тема күтәргәнсез”, – дип, рәхмәт сүзләре ишетү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев