Тәмәкегә каршы көрәш көне кысаларында
Календарьда - дата

Тәмәкегә каршы көрәш көне кысаларында

Ноябрь аенда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында « Халыкара тәмәке тартудан баш тарту» көне билгеләп үтелде.
- Шәфкать туташы Гөлнур  Кашапова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән "Тәмәкегә - юк!" дип аталган темага кызыклы әңгәмә үткәрде: Әңгәмә барышында Гөлнур Фәрдетдин кызы өлкән яшьтәге кешеләрне үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм аны сакларга, дөрес яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Чара ахырында листовкалар таратты, - дип язалар Мөслим интернат-йортыннан.

Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев