Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Календарьда - дата

Шагыйрьгә мәдхия

Туган тел көне Мөслимдә зурлап билгеләп үтелде

Быел Г. Тукайның тууына 139 ел булды. Шул уңайдан район үзәгендәге Тукай скверында һәм Мәлләтамак авылының Тукай урамында тантаналы чаралар үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

– Яз саен бөек шагыйребезнең исемен тургай үзенең җырларына куша. Милләтебезнең кояшы булган бөек Тукайны белмәгән, аның әсәрләрен яратмаган кеше юктыр. Аллаһыбыз ятим егетне сөеп, акыл, сәләт, рухи көч биргән. Илһамны ул урман-сулардан, Кырлайда искән өрфия җилдән алган. Бәйрәмдә катнашучы һәркемнең күңелендә бүген Тукай шигырьләре яңгырый, иреннәр үзеннән-үзе таныш шигырь юлларын кабатлый. Халык күңеле – синең күңелең, озын булыр, шагыйрь, гомерең! – диде Альберт Хуҗин, тантананы ачып.

Туган телне саклауга, ана телебезне үстерүгә багышланган чарада халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, мәгариф ветераннары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар катнашты.

– Габдулла Тукай шаулап-гөрләп килгән яз аенда туган һәм ямьле язда якты дөньядан китеп барган. Бик кыска гына иҗат гомерендә милләтебезне алга әйдәүче гаҗәеп әсәрләр язган! Балачагы шулкадәр авыр, кимсенүле булса да, аның күңеле катмаган. Йөрәк түреннән, балаларча самимилек белән язылган әкиятләре аша без калын карурманнарны, изрәп яткан матур тугайларны, җәй-ләүләрне, тар басмада бил тиңентен озын чәчләрен алтын тарак белән тараган Су анасын, урман пәрие Шүрәлене күз алдына китерәбез, балалар аларны гәүдәләндереп, сәхнәдә чыгыш ясый. Тукай әсәрләренең кыйммәте елдан-ел арта бара, – диде Фоат Садриев.

Фото - район хакимияте матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев