Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
Чарада катнашучылар, россиякүләм «Бер минут тынлык» акциясенә кушылды.
Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Митингта район башлыгы Альберт Хуҗин, ветераннар советы, иҗтимагый совет, хакимият, оешма-предприятие вәкилләре, укытучылар, укучылар, Мөслим халкы катнашты.
Чарада катнашучылар, россиякүләм "Бер минут тынлык" акциясенә кушылып, 12 сәгать 15 минутта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориаль комплекста каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салдылар.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев