Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Кайнар йөрәклеләр бәйрәме (+фоторепортаж)

Чик сакчылары гаскәрләре төзелүгә – 105 ел.

Чик сакчысы булып хезмәт иткән райондашларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итте.

Бәйрәм мемориаль комплекста – чик сакчылары хөрмәтенә куелган монумент янәшәсендә үтте. Истәлекле урынны чик сакчылары ике ел элек ясады. Бу көнне обелиск янында фотога төшүчеләр дә күп булды.

– Феликс Дзержинский әйткәнчә, чик сакчысы салкын акыллы, чиста куллы һәм кайнар йөрәкле булырга тиеш. Ник дигәндә, чик буе ул – иң җаваплы участок, шулай ук иң кырысы һәм иң куркынычы да. Беренче сызыкта ышанычлы, гадел һәм куркусыз кешеләр генә хезмәт итә ала. Хәрби хезмәт үтүемә 43 ел була, хезмәт иткән чик буе, армия тормышы бүген дә күз алдында. Ел саен шушы көнне күңелем белән үзем хезмәт иткән заставага әйләнеп кайтам, – диде чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрнең район берләшмәсе җитәкчесе Расих Ганиев.

Районда чик сакчысы булып хезмәт иткән 800дән артык ир-ат яши. Хәрби хезмәттә алган күнекмәләр бүген дә ярдәм итә, ди алар.

– Руслар әйтмешли, чик сакчысы “тонкий”, “звонкий” һәм “прозрачный” булырга тиеш. Мин Балтыйк буенда хезмәт иттем. Атнага ике мәртәбә марш-бросок була иде, политукуларның бик эчтәлекле үткәне истә калган.

Ил сәясәте күз алдында булды, дисәм, хата булмас. Чыныгып үстек, ир-егетләр булып кайттык! Көч бәреп тора иде. Бүген дә һәр чарада актив катнашырга тырышам, – диде Тәлгать Галиев.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

ЛИЛИЯ ШӘЙМИЕВА ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X