Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Фольклорда – халык зирәклеге

17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә

Бердәм фольклор көне рус этнографы, антрополог һәм сәяхәтче Николай Миклухо-Маклайның туган көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – фольклор сәнгатен өйрәнүдә Россия халыкларын, төрле яшьтәге гражданнарны берләштерү. Ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә.

 

Районыбызда берничә халык фольклор ансамбле бар. Мари Бүләр авылында эшләүче “Полер кас” халык ансамбле дүрт дистә елга якын шушы юнәлештә нәтиҗәле эшли. Ансамбль 1988 елда, мари милләтенең гореф-гадәтләрен саклау, мәдәниятен үстерү максатында оештырыла. Мари Бүләр сигезьеллык мәктәбе укытучыларыннан һәм укучыларыннан торган фольклор ансамбльне ул елларда музыка укытучысы Зинаида Мухдина җитәкли. 1989 елда ансамбль Мари Бүләр мәдәният йорты каршында эшли башлый, аңа “Полер кас” дип исем бирәләр. “Полер кас” мари теленнән "Бүләр киче" дип тәрҗемә ителә. Соңрак ансамбльне Әнисә Изибаева җитәкли. Мари Бүләр мәдәният йортын Роза Вәлиева җитәкләгән вакытта ул ансамбльнең җитәкчесе дә булып тора. Бүген ансамбльнең җитәкчесе – янәдән Әнисә Изибаева. Ул аны яшәтү, мари халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын бүгенге буынга тәкъдим итү, аны халыкка таныту өчен тырыш хезмәт куя.

 

– Бай тарихка ия “Полер кас” ансамбле халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итә. Ансамбль районыбызда узган бер генә чарадан да читтә калмый, һәрвакыт бәйрәмнәрнең үзәгендә булып, мари халкының онытылып барган җырларын, йолаларын һәм уеннарын тамашачыларга тәкъдим итә, – ди Әнисә Изибаева. – “Полер кас” халык фольклор ансамблен Мөслимдә генә түгел, республикабызда һәм аннан читтә дә беләләр. 1993 елда ансамбль – Әгерҗе, 1994 елда – Кукмара, 1995 елда Удмуртия Республикасының Мари Возжай авылында узган республикакүләм Семык бәйрәмендә чыгыш ясады. Ансамбль республикабызда узучы Семыкта да чыгыш ясап, күп тамашачыларның мәхәббәтен яулады. 2019 елда Мари Бүләр авылы икенче тапкыр республикакүләм Семык бәйрәмен кабул итте. Ансамбль оешкан чорда милли җырларны, йола-уеннарны өлкән авылдашларыбыздан сорашсак, соңрак башка ансамбльләрнең чыгышларын карап, алар белән аралашып та яңа җырлар өйрәнә башладык. Хәзер интернеттан йолалар барлыйбыз. Авылдашларыбыз Надежда Изибаева, Зинаида Мухдина да бик күп йолаларны һәм җырларны өйрәнергә ярдәм иттеләр. Безнең ансамбль тарафыннан Ага пайрем (Карга боткасы), Угарня (Май чабу), Пиле дош пайрем (мари милли бәйрәмнәре), кыз төшерү, баланың исемен алыштыру кебек милли йолалар сәхнәләштерелде.

 

2001 елда “Полер кас” ансамбле фин-угор халыкларының халык һәм заманча җырларын башкаручыларның V республика бәйгесендә катнаша һәм “Заманча фольклор ансамбле” номинациясендә дипломант була. 2002 елда, республиканың һәм районның мәдәни тормышында актив катнашуы, милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүе өчен, “Полер кас” ансабле халык фольклор ансамбле исеменә лаек була.

 

Ансамбльнең репертуары бик бай. Аларның һәр чыгышы борынгы һәм заманча җырлар, биюләр һәм такмаклар белән үрелеп бара. Ансамбльгә йөрүче өлкәннәр гореф-гадәтләрне, мари халкының милли йолаларын яшьләргә өйрәтү өчен зур тырышлык куя. Бүген ансамбль составында Виктор Утябаев, Виталий Мухдин, Сирена Насыйрова, Ольга Әхтямова, Роза Вәлиева, Нина Биктаирова, Ирина Ямилова, Зинаида Мадьярова, Люба Морзаханова, Анфиса Әхтямова, Светлана Дәүләтшина, Татьяна Кирилова һәм Әнисә Изибаева чыгыш ясый.

 

Фольклор – халык җәүһәрләрен, төрле милләтләрнең зирәклеген, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен саклап килүче юнәлеш. Бүген әлеге юнәлештә эшләүче халык фольклор ансамбльләре бай мәдәниятебезне бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен хезмәт итә. Мондый халык осталары табылып торсын һәм киләчәкләре дәвамлы булсын!

 

Римма Афзалова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев