Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Энергетикларны бәйрәм белән котлыйбыз

Бүген эненгетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - энергетиклар көне белән җылы котлауларны кабул итегез!

Хәзерге вакытта икътисадның үсешен, оешмаларның һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен, халыкның тормыш итү уңайлылыгын тәэмин итүне энергетикла хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе кыен.

“Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Әлмәт филиалы Мөслим районы электр челтәрләрендә белемле, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Шулар хезмәте белән өйләребез җылы, якты, нурлы.
Бу бәйрәм көнендә сезгә  һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән оешмалар тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз электр энергиясе белән тәэмин ителә.
Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, хезмәт уңышлары телибез!

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев