Бүген Рус Шуган авылында Крещение - Качману үтте
Ел да 19 гыйнварга каршы төндә православие халкы Крещение – Качману бәйрәмен билгеләп үтә
Рус Шуган авылындагы бәкедә халык су коена. Бу көнне алар тәннәренә сихәт, җаннарына шифа алабыз, гөнаһлардан арынабыз, чирләрдән арынабыз дип ышаналар.
"Бик борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүдә гыйбәдәт кылдылар һәм төнге 12 сәгатьтән соң бәкедә су керә башладылар. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә бәйрәм көнендә исә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия, дибез.
Шунысы могҗизага тиң – шушы көнне җыелган су күпме вакыт торса да бозылмый", – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев