Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бирүчесе булганда, алучысы табыла

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бу датаны билгеләп үтүнең максаты – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын коррупция белән көрәшкә җәлеп итү. “Коррупциягә каршы көрәш турындагы” 273-ФЗ санлы канун ришвәтчелеккә каршы көрәшүдә төп хокукый акт булып тора.
 Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тәкъдиме белән журналистлар өчен брифинг үтте. Анда сүз 2023 елда коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында барды. – Татарстанда ел саен коррупция юнәлешендә 1 меңнән артык җинаять ачыла. Элекке казанышлар һәм югары даирәләр белән элемтәләр ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләрне җәзадан йолып калу өчен нигез була алмый. Әмма республиканы коррупция киң таралган регионнар исемлегенә кертергә кирәкми, – диде Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов.
Беребезнең дә шәхси милкеннән колак кагасы килми.
Бирүчесе булганда, алучысы табыла, ди халык. Җаваплы хезмәт вәкилләрен ришвәтче булырга үзебез үк этәрәбез кебек. Табибның “яхшырак” каравына өмет итеп, аңа акча яисә күчтәнәч бирәбез. Баланы балалар бакчасына урнаштырырга кирәк булса, танышлар, дуслар аша бакча мөдиренә күчтәнәч тапшырабыз. Баланы югары уку йортына укырга кертергә кирәк булса да, иң элек элемтәләрне барлыйбыз. Саный китсәң, мондый мисаллар бик күп.


 Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев