Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

«Бездән башка бүтән беркем дә»: Мөслимдә Һава десанты гаскәрләре көне зурлап билгеләп үтелде

2 август көнне Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында традиция буенча мөслимлеләр — илебезнең элиталы гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр җыелды.

2 августта Россиянең Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең барлыкка килүе ерак 1930 елга барып тоташа. Нәкъ менә шушы көнне Воронежда үткән Мәскәү хәрби бүлеге өйрәнүләрендә 12 кешелек парашютлы десант бүлекчәсе тактик биремнәр башкаралар. 

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү элек-электән үк һәр ир-егетнең хыялы булып саналды. “Бездән башка бүтән беркем дә” дигән принцип белән хезмәт итүче десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Быел әлеге гаскәрләрнең барлыкка килүенә 96 ел тулды. 

2 август көнне шушы гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-егетләр Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комлпексында урнашкан стела янына җыелдылар. Комплекста узган тантаналы чарада район җитәкчелеге, район иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов, районның хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән мөслимлеләр һәм аларның тормыш иптәшләре, гаиләләре катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин десантчыларга сәламләү сүзләрен җиткерде.

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән мөслимлеләр  тантаналы чарада.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 7 август саныннан укыгыз.

Фото: Фәридә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев