Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

«Беседкада очрашу» уздырылды

Гаилә көне уңаеннан «Беседкада очрашу» дигән күңелле чара оештырылган.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында хезмәткәрләр һәм  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр  "Безнең интернат - безнең йорт һәм безнең гаилә!" темасына бергәләп " Беседкада очрашу" уздырдылар. 

Очрашу бик күңелле узды. Өлкәннәр бер-берсе белән балачак хатирәләре белән бүлештеләр, әти-әниләрен искә төшерделәр, кайберләре үзләренең беренче гашыйк булуларын, яшь чагындагы хис-кичерүләрен искә төшерделәр. Ә аннары тугры дуслар һәм күршеләр "Баян белән җырлар" кичәсе оештырдылар. Өлкәннәрнең истәлек-хатирәләренә күмелгән күңел кыллары җырларда  яңгырады. Имаметдин Сәгыйтов  һәм  Гөлсинә Бублеева көйгә кушылып биеп тә алдылар..Тамашачылар аларны алкышларга күмде. "Беседкада очрашу" барысына да ошады. Өлкәннәр бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алдылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар -  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев