Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Календарьда - дата

Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье)

Бәйрәмнең датасы ел саен үзгәрә, әмма Пасхага җиде көн кала билгеләп үтелә.

Православие христианнары якшәмбе көнне, 13 апрельдә, Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье) көнен билгеләп үтә. 

Бәйрәмнең датасы ел саен үзгәрә, әмма Пасхага җиде көн кала билгеләп үтелә. Бу - христианнарның иң мөһим һәм изге бәйрәмнәренең берсе.

Изге Китап нигезендә, Гайсә Пәйгамбәрнең Иерусалимга керүе, асылда, аның халык алдында беренче тапкыр күренүе була, аны, патша кебек, пальма ботаклары белән каршы алалар. Русьта бәйрәмнең символы кышкы чордан соң беренче булып чәчәк атучы кызыл тал (верба) була.

Шулай ук, канун буенча, бу бәйрәм фаҗигале дә булып тора. Христосны Иерусалимда шатланып каршы алган халык, җиде көннән соң, аны җәзалауны таләп итә. Гайсә пәйгамбәр үзенең үлеме белән кешелекнең барлык гөнаһларын йолып ала, шуннан соң Пасхада аңа яңадан җан керә.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев