Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Ак халатлы шәфкать ияләре (+фоторепортаж)

Медицина хезмәткәрләре көнен район хастаханәсе коллективы зурлап билгеләп үтте.

Балачакта табиб булырга хыялланучылар күп. Ләкин үсә-үсә, бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлап, күпләр хыялыннан баш тартып, башка белгечлек сайлый. Җаваплылыктан курыкмыйча табиб һөнәрен сайлаучыларга сокланасы гына кала. 
Июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Район хастаханәсе хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗинның котлауларын кабул итте. 
– Район хастаханәсендә эшләүче һәр хезмәткәр хөрмәткә лаек.  Хастаханәдә дәвалану өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Медицина хезмәткәрләре эшен намус белән башкара. Тырыш хезмәтегез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, имин тормыш һәм уңышлар телим! – диде район башлыгы.
Хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләйманов хезмәттәшләре котлап, эшләрендә уңышлар теләде.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев