26 октябрьдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә
Китапханә – ул китаплар саклана торган урын гына түгел, ә белем, рухи байлык һәм иҗат дөньясына юл ачучы үзенчәлекле бер дөнья да
Әлеге дөньяның хуҗасы булган китапханәче исә – балаларны китап белән дуслаштыручы, аларга киңәш бирүче, кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче остаз.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә хезмәт куючы Айгөл Миргалимова да балаларда китапка мәхәббәт тәрбияли: 2014 елдан бирле ул педагог-китапханәче булып эшли. Шунысы кызык: “Бәләкәй чакта гел китапханәче роленә кереп, китаплар биреп уйнарга ярата идем,” – ди Айгөл. Димәк, балачак хыяллары тормышка ашкан аның.
Китапханә – белем һәм тәрбия учагы
Мәктәп чорында балаларның әдәбият белән кызыксынуы формалаша, мөстәкыйль фикерләү сәләте үсә, рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәте тәрбияләнә. Бу эштә китапханәченең роле зур.
Мөслим урта мәктәбе китапханәсе соңгы дистә ел эчендә берничә тапкыр урынын алыштырды. Бу мәктәпнең төп өлеше реконструкцияләнү, укыту кабинетларының җитмәве белән бәйле. Күченү янгынга тиң, ди халык. Китап фондын саклап калу өчен бу чорда ниләр кичергәнен Айгөл хәзер яман төш итеп кенә искә төшерә. Бүгенге көндә фондта 15 меңнән артык басма исәпләнә. Шуларның 8 меңе – дәреслекләр, 7 меңнән артыгы – матур әдәбият, методик басмалар һәм таратма материаллар. Китапханәдән 500дән артык абонент файдалана. Алар арасында укытучылар, техник хезмәткәрләр дә бар.
Бу саннар артында китапханәченең көндәлек хезмәте ята. Китапларны тәртиптә тоту, укучыларны кирәкле әдәбият, дәреслекләр белән тәэмин итү, китап фонды белән эшләү, тематик күргәзмәләр, укучыларны җәлеп итәрлек чаралар әзерләү – болар барысы да җаваплылык һәм игътибар таләп итә.
– Соңгы елларда туган телдә белем бирүче укытучылар, татар телендә укырга яратучы укучылар өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә чыгарылган заманча интерактив әсбаплар, терәк-схемалар, Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстанда Халыклар бердәмлеге елына багышланган плакатлар белем һәм тәрбия бирүгә таләпчән замана укучысы ихтыяҗларына хезмәт итә. Безнең эштә әлеге күрсәтмәлелекнең әһәмияте зур, – ди Айгөл ханым.
Китап аша күңелләргә юл табып
Балаларны китап укырга җәлеп итүнең төрле юллары бар. Мәктәп китапханәсенең урыны да гади түгел – ул музей белән уртак зонада урнашкан. Ул борынгы китаплар тупланган киштәләрдән, 50-60нчы елларда нәшер ителгән китаплар тупланмасыннан башлана. Киштәләрнең бер өлешендә гарәп хәрефләре белән басылган дини китаплар урын алган. Аны элек авыл музеена китерелгән экспонатлардан туплаганнар. Кулъязма китапларның бер өлешен укытучылар, укучылар үзләре дә алып килгән. Китапханә киштәләренең икенче ягы заманча басмалар белән тутырылган. Уку залына совет чорының укучы парталарын, акбур белән язу тактасын урнаштырганнар. Биредә заманча өстәлләр артында интернеттан мәгълүмат алыр өчен компьютер да куйганнар. Шул рәвешле буыннар бәйләнешен сакларга ярдәм итүче тәрбия зонасы – уникаль мәктәп китапханәсе булдыра алганнар.
Китапханәгә җәлеп итүнең тагын бер чарасы – тематик күргәзмәләр әзерләү. Айгөл Илшат кызы мондый күргәзмәне китапханәнең тышкы ягында әзерли, даими яңартып тора. Моннан тыш мәктәп коридорында китаплар өчен нәни киштәләр дә бар. Биредә урнаштырылган китапларны тәнәфес вакытында алып, коридорда ук утырып укырга мөмкин.
Һөнәри осталык – даими эзләнүдә
Бүген китапханәдә эшләүче белгечкә әдәбиятны яхшы белү генә җитми. Ул мәгълүмати технологияләрдән файдаланырга, балалар белән уртак тел табарга, яңалыкларга ачык булырга тиеш.
Айгөл Илшат кызы да һөнәри белемен камилләштерүгә игътибар бирә. Китапханәче семинарларда, белем күтәрү чараларында һәм методик очрашуларда катнаша, чыгышлар ясый. Һөнәри очрашулар тәҗрибә уртаклашу, хезмәттә яңа алымнар куллану һәм заманча китапханә эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирә.
Китапханәләрнең яшь буынга тарихи хәтерне тапшырудагы әһәмияте дә зур. Китаплар аша балалар илебезнең үткәне, халкыбыз кичергән сынаулар, батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре белән таныша. Айгөл Миргалимованың бу юнәлештәге хезмәте дә игътибарга лаек. 2025 елда ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика конкурсында “Никто не забыт – ничто не забыто” исемле эше белән беренче урынга лаек булган. Тарихи хәтерне саклау, яшь буынны илебез тарихына хөрмәт рухында тәрбияләү бүген дә мөһим бурыч булып кала.
Китапның киләчәге бармы?
Укучының беренче тапкыр кызыксынып кулына китап алуы, яраткан язучысын табуы, укыган әсәреннән тәэсирләнеп фикер уртаклашырга теләве – боларның һәркайсы китапка мәхәббәт тәрбияләү юлында мөһим адым. Айгөл Миргалимова кебек педагог-китапханәчеләрнең хезмәте нәкъ менә шуның белән кыйммәтле.
– Китапханәгә башлангыч сыйныф укучылары аеруча яратып йөри. Ни кызганыч, өлкәнәя барган саен, мәктәп китапханәсеннән әдәби китап алып укучылар саны кими. Урта сыйныф укучылары арасында серле вакыйгалар, фантастик дөнья, дуслык һәм беренче мәхәббәт турында әсәрләр кызыксыну уята. Өлкән сыйныф укучылары исә шәхеснең формалашуы, үз-үзеңне табу, мөнәсәбәтләр, тормыш каршылыклары турында язылган әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Минем өчен иң зур шатлык – баланың укыган китабын кайтарып, яңасын сорап килүе. Китапка тартылучы бала белемгә, эзләнүгә, рухи үсешкә омтыла ул. Ә китап белән башланган дуслык гомер буена сузыла, – ди Айгөл, ихлас елмаеп.
Заман үзгәрә, китап уку гадәтләре дә яңара. Әмма китапның кеше күңеленә юл табу, уйландыра һәм тәрбияли алу көче югалмый. Ә балаларны әдәбият дөньясына алып керүче, аларда китапка мәхәббәт тәрбияләүче китапханәчеләрнең хезмәте һәрвакыт кадерле, чөнки китапка тартылучы һәр бала – безнең өметле киләчәгебез.
Фото – Айгөл Миргалимованың шәхси архивыннан.
Нет комментариев