Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Вәрәшбашта тырыш халык яши

Вәрәшбаш авыл җирлегенә Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш авыллары керә. Ике авылда 245 хуҗалыкта 608 кеше яши. Авыл җирлеге зур булмаса да, башкарган эшләре нәтиҗәле.

Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе район үзәгендә хезмәт куя. Читкә китеп эшләүчеләр дә юк түгел.

Районда кошчылыкка нигез салучыларның берсе Дамир Шәнгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгы да җирлекне танытуда зур роль уйный. Фермер хуҗалыгы урнашкан территориядән ел дәвамында машиналар өзелми. Хуҗалык район халкын гына түгел, күрше-тирә районнарны һәм төбәкләрне дә тавык-чебиләр белән тәэмин итә. 2022 елда Дамир Шәнгәрәевнең улы Алмаз да “Заря” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын ачты.

“Август-Мөслим” җәмгыяте һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җирлек территориясендәге пай җирләрендә игенчелек белән шөгыльләнә. “Шунысы сөенечле: ике хуҗалык та пай җирләре өчен халыкка сыйфатлы ашлык бирә, салымнар буенча исәп-хисап үз вакытында ясала”, – ди Зөлфия Галиева.

 

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев