Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Үзара салым халыкка хезмәт итә

Крәш. Шуран авыл җирлегендә үзара салым су линияләрен яңарту өчен тотылган.

Крәш. Шуран – районыбызның Минзәлә чигенә урнашкан җирлек. Биш авылны берләштерүче җирлектә 197 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 386 кеше яши. Олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк, ди халык мәкале. Крәшшуранлылар тик тормый: юлларны төзекләндерәләр, су линияләрен яңарталар, чишмәләр ясыйлар. Болар барысы да үзара салым ярдәмендә башкарыла.

Быел да җирлектә хәтсез эш башкарылган. Бу көннәрдә Ташъелга авылында су линияләрен яңарту эше бара. Ташъелга авылында 64 хуҗалык исәпләнә, 78 кеше яши. Үзара салым җыю буенча узган очрашуда авыл халкы нәкъ менә су линияләрен яңарту өчен үзара салымны 1500 сумнан җыярга дип тәкъдим иткән һәм актив рәвештә әлеге сумманы туплаганнар.

– Әлеге проблема өч ел элек күтәрелгән иде. 50 ел элек эшләнгән су линиясе һәм НКТ торбалары бик тузган, – ди Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин. – Нәтиҗәдә су линиясендә еш кына өзеклекләр була башлады. Шуңа өч ел элек үк үзара салымның бер өлешен су линиясен яңарту өчен алып куйдык. Быел җыелган үзара салым акчасы тулысынча су линияләрен яңарту өчен сарыф ителде. Авыл халкы торбалар табуда, кайтартуда ярдәм иткәне өчен район җитәкчелегенә бик рәхмәтле!

Су линиясе өчен пластмассадан эшләнгән торбаларны Казаннан лизинг программасы ярдәмендә алганнар. 1 километр 400 метр озынлыгындагы су линиясен ике атна эчендә салырга ниятли “Строй” оешмасы егетләре. Авыл халкы белән сөйләшкәнчә, теләге булган һәркемгә су кертү өчен кольцо салырлык чокыр казып калдыралар. Суны өйгә кадәр кертү – шәхси хуҗалык өстендә. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев