Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Тойгелде авыл җирлеге җыены

Тойгелде авыл җирлегендә дә халык активлык күрсәтте.

– Авылларда күпләп сыер асраучы гаиләләр байтак.  Халыктан сөт җыю яхшы оештырылган. Җирлектән 300 мең килограммнан күбрәк сөт җыелган, моның өчен халыкка 5 млн сумнан артык акча түләнгән. Җирлектә фермерлар да әз түгел. Игенче авылында Разиф Кәрәмов, Ришат Сәйфуллин тавыклар, күркәләр, казлар үстерә. Тойгелде авылыннан Лениза Ситдикова – бройлерлар, Рамил Шакирьянов доминант тавыклар үрчетә. Ташлыяр авылында Азат Хөснуллин казлар үстерү белән шөгыльләнә, – диде җирлек башлыгы Дамир Минһаҗев.

Җирлек башлыгы кайбер гражданнарның “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларына тирес һәм каты көнкүреш калдыкларын түгүләренә борчылуын белдерде.

–Җирлек территориясендәге җирне эшкәртеп, икмәк үстерүче инвесторга карата авыл халкының шундый мөнәсәбәт күрсәтүен күрү авыр булды. “Ничә авыл җирлегендә эшләп, мондый хәл Тойгелде авылында гына булды”, – ди агрофирма хезмәткәрләре. 

Фәридә Гайнетдинова 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев