Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Симәктә сораулар бар әле

Симәк авылы җирлегенә керүче биш авылда 281 хуҗалык исәпләнсә дә, аларның 222сендә генә тормыш бара. 63 хуҗалыкта кеше яшәми. Былтыр җирлектә тугыз кеше үлгән, бер бала туган, бер егет гаилә корган.

– Җирлегебез тормышын, инфраструктураны яхшыртуда төп рольне үзара салым уйный. Без акчаны су системасын, юлларны, урам утларын, җирлек территориясен төзекләндерүгә юнәлтәбез. Һәр елны этаплап чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итеп киләбез, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов.

Җирлеккә караган авылларда су торбаларын полиэтиленга алыштырганнар, яңа су насослары алганнар. Торыш авылында ике янгын гидранты да куйганнар. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Елгабашта һәм Торышта янгын сүндерү машиналарына су алу өчен махсус урын – пирс ясатканнар.

Җирлектә авыллар эчендәге юлларның озынлыгы – 9 километрга якын, шуның асфальт өлеше – 5 километрлан артык, ә калганы – гравий өслекле юллар. Авыллар эчендәге юлларны саклау, тәртиптә тоту иң мөһим мәсьәләләрдән санала. Былтыр Симәк мәчете янына машиналар кую өчен парковка ясаганнар. Авылларда 12 яктырткыч яңартылган.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев