Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Метрәй авыл җирлеге җыены

Метрәй авыл җирлегендә бер үк мәсьәлә кабатланды – медицина ярдәме күрсәтергә фельдшер юк.

Район башлыгы җыеннарга урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре һәм прокурор белән килде.
Метрәй авыл җирлеге составына биш авыл керә. 482 хуҗалыкта 1052 кеше яши. Ел дәвамында 13 кеше бакыйлыкка күчкән, ике сабый дөньяга аваз салган. 
Салым үтәлеше буенча җирлек районда җиденче урынны били. Милек, җир салымын 100 проценттан да күбрәк җыйганнар. 
Район үзгенә якын булу сәбәпле крестьян-фермер хуҗалыклары Метрәй җирлеген үз итә. Сигез фермер җирлек үсешенә үз өлешен кертә. Алты кеше кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ике (төп һәм башлангыч) мәктәптә 43 бала белем ала. Балалар бакчаларында 36 бала тәрбияләнә. Метрәй мәктәбендә – 2017 елда, Сал.Муханда быел капиталь ремонт узган.
Быел районга килгән модульле поликлиника Метрәй авыл җирлегендә дә хезмәт күрсәткән. Салауз-Мухан, Иске Чакмак авылларына фельдшер Сирена Минһаҗева хезмәт күрсәтә, кызганыч, Метрәйдә фельдшер юк. Мәдәният йортларына капиталь ремонт узган. Мәдәният хезмәткәрләре төрле чараларда актив катнаша. Шуның дәлиле – “Болгар” радиосы катнашында узган каз өмәсе.
Үзара салым хисабына Салауз-Мухан, Ольгино авылларында зират профнастил белән әйләндереп алынган. Халык ярдәме белән Метрәй зираты коймасы буялган. Зиратта өмәләр оештырылып, чистартылып тора. “Мирзанур” паркына электр линиясе сузылган, янган насослар, тишелгән су торбалары алыштырылган. Сал. Мухан һәм Метрәй авылларында юл эшләре, агач кисү, янып чыккан лампаларны алыштыру да үзара салым хисабына башкарылган.
Быел Метрәйдә һәм Сал.Муханда үзара салымны – 1000 сумнан, Иске Чакмак һәм Ольгино авылларында 700 сумнан җыярга килешкәннәр. Аерым категориягә караган кешеләр өчен 50 процент ташлама каралган. Җирлек башлыгы Илдус Шәмгунов быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. 
Авылның имам-хатыйбы Мияссәр Әхмәтҗанов, егерме елдан соң, ниһаять, быел мәчетне рәсмиләштерүләре турында сөйләде. Мәчет утын белән җылытыла. Имам район башлыгының газ кертергә ярдәм итүен үтенде.
Метрәй мәдәният йорты директоры Әнвәр Сәгъдиев авыл халкының мәдәни чараларда актив катнашуын билгеләп үтте:
– Смотр концертларында, КВН, спектакльләрдә авыл яшьләре теләп катнаша. Метрәй халык театры, “Кырмыскалар” КВН командасы чыгышлары ел саен югары бәяләнә. Кечкенә артистларыбыз өчен “Шатлык” балалар театры эшләп килә. Төрле акцияләрдә, өмәләрдә дә катнашабыз. Капиталь ремонтланган мәдәният йорты хәзерге көн таләпләренә җавап бирә, – диде ул.
Район башлыгы Альберт Хуҗин районда барган вакыйгалар белән таныштырды, җирлек башлыкларының эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Хәзер халык авылда да шәһәрдән ким яшәми. Һәр өйгә су, газ кергән, урамнар якты, юллар чиста. Бөтен уңайлыклар булуга карамастан, кеше саны кими. Иң борчыган мәсьәлә дә – шул. Яшьләр авылда калсын һәм социаль объектлар гөрләп торсын иде.

Наилә Сәлахова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев