Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Маллар нигә кими?

Олы Чакмак авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны 60 башка кимегән.

Күпчелек җирлек башлыклары Олы Чакмак авыл җирлегенә кызыгып карый. Җирлек составында бер генә авыл булу сәбәпле эш-мәшәкатьләр дә әзрәк кебек. 

Олы Чакмак авыл җирлегендә 100дән артык шәхси хуҗалыкта 350 кеше гомер итә. 2023 елда җирлектә ике сабый дөньяга килгән, тугыз кеше якты дөнья белән хушлашкан. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин билгеләп үткәнчә, туучылар саны елдан-ел кими, ә вафат булучылар арта. 

– Олы Чакмак авылы халкы элек-электән терлек, кош-корт асрап көн күрде, – ди җирлек башлыгы. – Җирлектәге 264 баш мөгезле эре терлекнең 150се савым сыерлар иде. Узган ел терлекләр саны 60 башка кимеде, шуның унҗидесе – савым сыерлар. Җирлектә ике фермер эшли. Хафизовлар һәм Гаспарян фермер хуҗалыкларында 40-120 терлек исәпләнә. Алты кеше кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, алар нигездә азык-төлек белән сәүдә итә. Авылда ике кибет эшли. 

Фәридә Гайнетдинова 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев