Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Мәктәп ябылмасмы?

Баланлы авыл җирлегендә дә шул ук хәл: 319 йортның 95ендә кеше яшәми. Җирлектә теркәлгән 615 кешенең 328е – эш яшендә. Узган ел өч бала туган, ундүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан. Унөч кеше җирлектән күчеп киткән, икәү кайткан. Баланлы авыл җирлегендә сигез эшмәкәр теркәлгән.

Халык район башлыгына ике мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Икесе мәсьәлә дә мәктәпкә кагылышлы иде. Беренчесе бушап калган Шуганка мәктәбе бинасын ремонтлауга кагыла, икенче сорау Баланлыдагы уку йортының киләчәге турында: “Мәктәп ябылмасмы?” Мәктәпнең киләчәге балалар санына бәйле. Ә балалар аз.Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 19 укучы белем ала. “Каенкай” балалар бакчасына – җиде, “Баланкай” бакчасына дүрт бала йөри.
Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә үзара салымның ярдәме зур. Шуганкада парк коймасын тотканнар, су башнясын ремонтлап, су белән тәэмин итү мәсьәләсенә чишелеш тапканнар, генератор алганнар. Ике авылда да юллар тигезләнгән. Баланлы мәктәбе белән клубына да үзара салымнан өлеш чыккан.
Җирлек зур булмаса да, күләмле эшләр башкарыла. Якташлар очрашуы, аэрочара, төрле кичәләр үткәрелә.
Район башлыгы: “Биредә башка җирлекләрдә күренмәгән чаралар үткәрелә”, – диде.
Күпчелеген өлкән буын тәшкил итүче авыл актив тормыш алып бара. Күп эшне бердәм булып, өмә белән башкаралар. “Әлеге эшләрдә шушы җирлек депутаты, шәхси эшмәкәр Алгиз Корбановның ярдәме зур”, – диде җирлек башлыгы Илгизә Гыйльфанова.
Җыенда район башлыгы Альберт Хуҗин Баланлы авыл җирлеге башлыгына “Ел хәйриячесе” дипломын тапшырды. Әлеге зур бүләк Баланлы авыл җирлегендә яшәүчеләрне тагын да зуррак эшләргә рухландырсын.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев