Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Югары Табында су булачак

Югары Табын авылы халкы инде берничә ел дәвамында эчә торган чиста су булмауга зарлана. Алар бу мәсьәлә белән белән депутатларга да, җитәкчеләргә дә мөраҗәгать иткән.

Халык җыеннарында да әлеге мәсьәлә еш күтәрелде. Ниһаять, быел “сакаллы” мәсьәләгә чишелеш табылган.

Су ташу, су түгүләр онытылып бара, һәркемнең өенә су кергән, канализация ясалган. Ә Югары Табында мондый мөмкинлек бик сирәк йортта гына бардыр. Авылда йорт саен диярлек озын баганалар утыра, баулары да бар. Коедан су алу өчен ясалган җайланмалар бу. 

– Югары Табын авылында яшәүчеләр озак еллар суга тилмерде, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. – Һәр ихата диярлек үзе казыган коедан файдаланды. Аның суының сыйфаты нинди булуы билгесез. Күпме кое каксалар да, су чыкмый иде. Быел бу проблемага чик куелды. Районыбыз һәм республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт! Республика программасы кысаларында авылга су кертү эше башланды. Барлык чыгымнар республика бюджетыннан финанслана. Эш ике елга планлаштырылган. Киләсе елда югарытабынлылар чиста су эчәчәк.

Быел авылда 3 километрга якын озынлыкта су линиясе салынган. Линия салу эшен район инженерлык челтәрләре җәмгыяте эшчеләре Мирзаян Хуҗин, Рамил Гыйльфанов, Илнур Шәфигуллин, Равил Садриев һәм Айрат Лотфуллин башкарган. “Ремсельбурвод” оешмасы тарафыннан да ике скважина борауланган.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев