Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Җирлек эшчәнлегендә халык яшәеше

Октябрь авыл җирлеге халык саны ягыннан зур авыл җирлеге саналмый. Биредә 200гә якын хуҗалыкта 300дән артык кеше яши.

Олысына ни кирәк, кечесенә шул кирәк, ди халык. Зурмы ул, кечкенәме, һәр җирлекнең үз проблемалары бар. Октябрь авыл җирлегенә керүче Октябрь, Әндереш, Бәкәбез һәм Сөякәй авылларында халыкның яшәү шартларын мөмкин кадәр уңайлы итү, мәсьәләләрнең чишелешен табу максатында байтак эш башкарылган.

– Җирлек халкы бүген дә терлек үрчетеп көн күрә, күпләп кош-корт асрый, умарталар тота, – ди Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов. – Җирлектә 200дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 82е – савым сыерлар. Сарык үрчетүче хуҗалыклар да бар, җирлегебездә 200дән артык сарык исәпләнә. Умарта тотучы гаиләләр булу бик сөендерә. Беренчедән, умартачылык гаиләңне туендыру мөмкинлеген бирә, икенчедән, бер шөгыль булып тора. Кош-корт асраучылар да күп, җәйге чорда кошларның саны 1 меңнән артып китә.

Җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар да бар. Фермер Илнур Хәмәдишин һәм Радик Хәмидуллин каз бәбкәләре һәм тавык үстерү белән шөгыльләнәләр. Егетләр авыл халкын гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне дә кош-корт белән тәэмин итә.

Фәридә Гайнетдинова

Фото Октябрь авыл җирлеге архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев