Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Яңа Усы авыл җирлеге җыены

Район башлыгы җыенга урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре һәм прокурор белән килде.

Яңа Усы авыл җирлегендә ике авыл – Бикмәч һәм Яңа Усы авылы теркәлгән. Ике авылда 366 кеше яши. Быел өч бала туган, тугыз кеше якты дөнья белән хушлашкан. Эш яшендә 180 кеше исәпләнә, 115 пенсионер бар. Җирлектә керәшен, татар, рус, мари милләтләре вәкилләре яши.

Яңа Усы авылында төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме, мәдәният йорты, китапханә, ФАП, кибет, этномәдәни музей эшли, чиркәү төзелеп килә. Бикмәчтә клуб эшли. Хуҗалыкларга ут, су, газ кергән. Урам утлары яна. Усыдагы ике буага гидротехник корылмалар куелган. Бикмәчтәге буага ремонт таләп ителә. Көнкүреш калдыкларын җыю җайга салынган, әмма җирлек башлыгы Галина Романова элек чүплек булган урыннарга һаман да чүп түгүчеләр булуын әйтеп, борчылуын белдерде.
2022 ел нәтиҗәләре буенча салым җыю планы 90,3 процентка үтәлгән. Авылларда 148 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 72се – савым сыерлар. Бер хуҗалык “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” грантын алган. Җирлектә “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы эшли, анда 15 кеше хезмәт куя. Биш шәхси эшмәкәр теркәлгән, кызганыч, шуларның икесе 2022 елда эшләрен туктаткан. 
Яңа Усыда фельдшер Альберт Тимашевның эшчәнлеге югары бәяләнде. Бикмәч авылында яшәүчеләр медицина хезмәтеннән мәхрүм, чөнки фельдшер юк.
Авыл халкы спорт чараларында актив катнаша. Кышкы спартакиадада Яңа Усы авыл җирлеге командасы икенче урынны алган. Узган ел авыл, район, республика күләмендә унбер мәдәни чара оештырганнар. Моннан тыш дини, милли, авыл бәйрәмнәре үткәрелгән.
Авыллар әкренләп картая. Өлкән буынны чиркәүнең эшләве һәм зиратлар торышы борчый. Яздан көзгә кадәр барлыгы җиде өмә уздырганнар. “Өмәләрдә катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Шул ук вакытта бер тапкыр да катнашмаган авылдашлар да бар”, – ди җирлек башлыгы.
Галина Романова үзара салым акчасының нинди максатларда тотылуы турында хисап тотты. Быел үзара салымны һәр кешедән 700 сум җыярга булганнар. Дәүләт ярдәм итеп, җыелган акча артып кайтса, башкарасы эшләр планлаштырылган. Җирлек башлыгы өмәләрдә, ярышларда, күргәзмәләрдә, мәдәни чараларда актив катнашкан, иганәчелек ярдәме күрсәткән, кышын юлларны кардан эттергән, җәен чишмәләрне чистарткан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
Яңа Усы мәктәбе директоры Надежда Юмагулова мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәптә 23 бала укый, мәктәпкәчә төркемгә өч бала йөри. Мәктәптә – бер, бакчада дүрт тапкыр ашату каралган. Мәктәпнең барлык төр укытуга лицензиясе бар. Муниципаль, район бәйгеләрендә актив катнашалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Укучыларга 11 югары белемле педагог белем һәм тәрбия бирә, аларның уртача яше – 47 яшь, педагогик стаж 26 ел тәшкил итә. Балаларга белем бирү өчен матди-техник шартлар булдырылган. 
– Китапханә мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, җирле үзидарә белән тыгыз элемтәдә эшли. Фондта 10777 китап-журнал исәптә тора. Узган ел 319 данә яңа китап-журнал, 26 төрле газета-журнал алдык. Ел дәвамында төрле жанрда чаралар үткәрәбез, милли, дини, урам бәйрәмнәре оештырабыз, – ди китапханәче Альбина Романова.
Сораулар да булды. Бикмәчтән Николай Николаевны урман фондына караган җирләрне рәсмиләштерү кызыксындыра. 
– Олы яшьтәгеләр диспансерлаштыру уза алмый. Күчмә бригада оештырып булмыймы? – ди Валентина Игошева.
Фәнүзә Смелова исә урында яткан әнисенә инвалидлыкны рәсмиләштерә алмый. Поликлиникага барып, ике көн анализга кан тапшыра алмаган Николай Николаев та бу мәсьәләне хәл итүне сорады. Баш табиб Дамир Сөләйманов әлеге мәсьәләләрдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Наилә Сәлахова

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев