Хезмәтегез өчен рәхмәт
Мөслим авылында яшәүче Рәйсә Гобәйдуллина да район башлыгының котлауларын, күчтәнәчләрен кабул итте
– “Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы һәм рухи ныклыгы символы, һәрберебез өчен изге бәйрәм. Җиңүчеләр буынының тиңдәшсез батырлыгы, ватанпәрвәрлеге, корычтай нык ихтыяр көче һәммәбез өчен рухи-әхләкый маяк булып тора. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәт һәм иминлек телим”, диелгән котлауда, – дип, район башлыгы Рәйсә апага Республика Рәисенең котлау открыткасын тапшырды.
Рәйсә Гобәйдуллина улы Илдар һәм килене Сирена тәрбиясендә гомер итә. 95 яшен тутыручы Рәйсә апаның хәтере яхшы.
– Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде. Әткәебез сугышка киткәндә, кызамык белән авырый идем. Аңа: “Исән-имин кайт, әтием”, – дип кенә әйтә алдым. Укудан кайту белән әнкәй янына утауга ашыга идем. Киндер дә йолкыдым, көлтә дә биреп тордым. Шулай итеп, бик бәләкәй булсак та, авылны яшәтергә тырыштык. Шөкер, әткәебез сугыштан исән-сау кайтып, 16 ел яшәде. Соңрак, сугыш тәмамлангач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Ике ел укыгач, зоотехник белгечлеге алып авылга кайттым. Метрәй авылындагы инкубаторда зоотехник булып хезмәт куйдым. Инкубаторны япкач, райсоюзда эшләдем, район коры сөт заводында да хезмәт куйдым. Соңрак дәүләт иминиятләштерү оешмасына эшкә чакырдылар, анда лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Җитәкчеләр хезмәтемне һәрвакыт хөрмәт белән искә алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр, – дип сөйли Рәйсә апа.
Ул район җитәкчелегенә ихластан рәхмәтен җиткерде.
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев