Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Хезмәтегез өчен рәхмәт

Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимдә яшәүче тыл ветераннарына күчтәнәчләр тапшырды.

Бүгенге көндә районда 78 тыл ветераны, 16 сугыш ветеранының тол хатыны гомер итә. Сугыш чоры балаларының саны – 900 якын кеше. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә алар республика һәм район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итә. 

Мөслим авылында яшәүче Рәшидә Хәлилова сугыш чорының бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен тылда авыр хезмәт башкарган.

– Әбиебез белән бабабызның дүрт улы да сугыштан кайтмады, кияүләре дә сугышта һәлак булды. Энем белән икебезгә тормышны алып барырга, әби-бабабызга ярдәм итәргә туры килде. Әле бала гына булсак та, икебез дә бик иртә олыгайдык, – дип искә ала сугыш чорын Рәшидә апа. – 13 яшьтән сыер саварга туры килде миңа. Буең кыска, яшең бәләкәй дип тормадылар, 16 сыер бирделәр. Аларны ашату өчен, саламын алып килергә, сөтен ташырга, асларын җыештырырга да кирәк бит әле. Шулай булса да, бирешмәдем, эшемне төгәл башкардым. Ачлы-туклы килеш, иртән сыерларым янына ашыга идем. Ачлыктан безне бәрәңге генә алып калды. Энем белән икәү бәрәңге үстерә идек. Ул чорларны искә алсам, бүген дә күңелем тула. Без ярый, тынычта яшәдек, ир-атлар бит сугыш кырында дошманга каршы сугышты. Рәхмәт аларга, бирешмәделәр! 

Күпме генә югалтулар, авырлыклар күрсә дә, бүген дә күңел көрлеген, рух ныклыгын югалтмаган Рәшидә апа. Ул улы Дәниф һәм килене Гөлнур тәрбиясендә гомер итә. Балаларының һәм онык-оныкчыкларының бәхетенә куанып, бүгенге тормышы өчен рәхмәт укып яши.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Рәшидә апага Татарстан Республикасы Рәисенең котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды.

– Рәшидә апа, сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тәбриклибез. Сез – сугыш авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәргән буын. Тырыш һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәтебезне кабул итегез. Без сезнең алдыгызда баш иябез. Шушы матур йортыгызда әле тагын күп еллар сөенеп яшәргә насыйп булсын! – диде район башлыгы.

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев