Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Хезмәт чыныктыра

Крәш. Шуран авылында гомер итүче Нина Софинага сугыш башланганда 9 яшь була.

Әтисен беренчеләрдән булып сугышка алып китәләр. Нинаның бәхетенә, гаиләсен сөендереп, әтисе сугыштан исән-имин кайта. Авылда ир-атлар кулы җитмәгән чак. Типсә тимер өзәрдәй, халыкны бер йодрыкка туплап эшләтердәй егетне бригадир итеп билгелиләр.

– Без сигез бала үстек. Мин гаиләдә иң өлкәне булгач, бөтен эш әни белән икебезнең җилкәбездә булды. Сугыш авырлыкларын аермачык хәтерлим. Ашау мәсьәләсе үзәккә үтте. Бүген дә күз алдында: әнкәй мәрхүмә көн саен казан төбен кыра иде. Бөтен булган нәрсә – үлән ашы. Ул казанны күпме кырсаң да, артыгы чыкмас, тик өйрәнелгән гадәт буенча, юклыкка бушын кушып яшәгән заманнар иде ул. Ачлык олысын да, кечесен дә аямады. Кем булуыңа, ничә яшьтә булуыңа карамастан, колхозга эшкә чыгаралар иде, – дип искә ала Нина апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 март 2025 ел саныннан укыгыз.

Фото – Софиннарның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев