Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Тормышка мәхәббәтем сүнмәде

Сугыш чоры баласы Сафия Нәҗметдинова авырлыклар күрсә дә бирешмәгән

Сафия апа – газаплы еллар авырлыгын нәфис җилкәләрендә күтәргән, Җиңү таңын якынайткан батыр райондашларыбызның берсе.

– Безнең балачак та, үсмер чор да авыр заманга туры килде. Матур хыялларым, кояш төсле якты теләкләрем сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы булган вакыт арасында эленеп калды. Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде. “Әнкәйгә булышыйм, үзенә генә авыр”, дип, кайбер көннәрне мәктәпкә дә бармый идем. Тик, гөнаһ шомлыгы, мәктәп директоры өйгә эзләп килә бит! Мөгаллимә апалар да килеп җитә иде. Барысы да укуның, аң-белемле булуның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Мин бүген дә укытучыларыма рәхмәтле! Шөкер, тормышта югалып калмадык. Авырлыкларны теш кысып җиңәргә, юлдагы киртәләргә абынмыйча алга барырга, юкны – бергә, барны уртак итеп яшәргә өйрәндек. Бердәмлек сугыш елларында аеруча нык сыналды, – дип искә ала Сафия апа.

Кечкенә куллары белән басудан җыйган кәлҗемәне киледә төеп, аны онга әйләндергәнче ничек газаплануын бүген дә онытмый Сафия апа.

– Хәзерге бала-чагага ашатып кара син кәлҗемә! Өлкәннәр дә ризыкны бик сайланып кына ашый хәзер. Ә без кечкенә чакта бер кисәк икмәк тиңсез хәзинә иде! Сугыштан бер кулсыз яки аяксыз булса да әтиләре кайткан балаларны бәхетлеләргә тиңли идем. Безнең әткәй сугышта ятып калды. Тылдагыларның тынгысыз хезмәте Җиңү таңын якынайтты. Безне бер дә: “Бала әле син, ял ит! Син башкара торган эш түгел”, – дип, баштан сыйпап тормадылар. Абый-апалар белән бергәләп җир эшкәрттек, кыр эшләрен башкардык. Бәйләргә кулым ята иде. Фронтка күңел җылымны салып бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең исәбен дә белмим. Бүген шул вакытлар тагын кабатлана бит! Махсус хәрби операциягә авыл белән җыеп ярдәм озаталар. Имин күк йөзе астында һәркемгә дә урын җитә, югыйсә! Сабыйлар харап була! Яшь гомерләр бигрәк жәл! Бу мәгънәсез сугыш тизрәк бетсен иде. Сугыш мәхшәрен күргәннәр мәңге онытмас! Бу афәтне күрмәгәннәргә аның белән очрашырга язмасын берүк! – ди сугыш чоры баласы.

Сафия апаның кул эшләренә осталыгы гомер дәвамында озата бара. Балаларына гына түгел, онык-оныкчыкларына да оекбаш-бияләйләр бәйләп кидерә.

– Безнең әнкәйләр – чырыш буын. Берничә ел Горький якларында торф чыгарган әниебез. Авыр эштән курыкмаганы, тырышлыгы өчен җитәкчелек гел мактап килгән үзен! Сабырлыгы, башкаларда бары тик яхшы сыйфатлар гына күрә белүе, тыйнаклыгы белән матур безнең әнкәй. Әтиебез Афзал белән без ике кызына дөрес тәрбия биреп, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәттеләр. Ачу, үпкә саклау әниебезгә бөтенләй хас түгел. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә шөкерана кылып яшәгәнгәме, Аллаһы Тәгалә аңа саулык, озын гомер биргән. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскән әниебез Дусайның алма бакчасына бүген дә эзен суытмый. 70 яшенә кадәр шунда эшләгәнгәме, авыл бакчасы баласы кебек кадерле аңа! Иске бакчадан соң яңасын торгызуга, анда тәртип урнаштыруга, меңләгән җимеш агачларын тәрбияләүгә бик җаваплы карады әниебез. Дистәдән артык онык-оныкчыкларына кадерле әби булып, аларны изге догаларына төреп яши, – ди Сафия апа турында кызлары.

Балачагы авыр сугыш чорына туры килеп, тормышның бар ачысын, авырлыгын күргән, юка гына иңнәрендә ирләр күтәрә алмаслык йөк күтәргән Сафия апа тормышка булган мәхәббәтен югалтмаган. Бүген ул авылның Ак әбисе булып матур бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев