Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Тормыш матур эш белән

Сынчы, рәссам буларак аның эшләре дөньякүләм танылу алды

Тыл ветераны 93 нче язын каршылый.

 Илисәй Имамовны райондашларыбыз гына түгел, күрше-тирә район һәм шәһәрләрдә дә яхшы беләләр. Сынчы, рәссам буларак, аның эшләре Татарстанда танылу алды. “Студент кыз”, “Шүрәле һәм Былтыр”, “Көрәшчеләр”, “Йөзембикә”, “Әлмәндәр карт” кебек эшләре сокланып туймаслык осталык белән булдырылган. Илисәй абыйның агачтан уеп ясалган эшләре район мәдәният йортының “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр” экспозицияләр залында урын алган.

Илисәй абый – тыл ветераны. Сугыш башланганда, аңа 9 яшь була.

– “Авыр булдымы ул еллар?” – дип сорау бирәләр, искә төшерү дә читен. Бик күп балалар кебек, без дә сугыш башланганның беренче көннәрендә үк колхозга эшкә чыктык. Ашау ягы юктан узмады инде аның. Җәй көне урман туендыра иде. Урман сые барыбызны да саклап калды. Үләннең ниндиен генә ашамадык! Кукы, балтырган, кузгалак – берсе дә калмады! – дип искә ала Илисәй абый.

Сугыштан соң Илисәй абый әтисе Имаметдин белән колхоз остаханәсендә арба тәгәрмәчләре ясый. Мөслимдә буровойда эшләгән вакытта, кичке мәктәптә укып, ун класс тәмамлый.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев