Батырларның даны мәңгелек
П. Днепров исемендәге Рус Шуган гомуми белем бирү мәктәбе РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Белем” җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче “Батырларга лаеклы булыйк!” (“Героям будем достойны”) дип исемләнгән бәйгедә катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча мәктәп әти-әниләр инициативасы проекты белән җиңүчеләр исемлегенә керде. Проектны гамәлгә ашыру өчен 310 мең сум финанс ярдәменә лаек булды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган әлеге проект ярдәмендә русшуганлылар мәктәптә интерактив хәтер почмагы булдырып, анда Рус Шуган авылыннан Бөек Ватан сугышында, локаль сугышларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, соңгы 10-15 елда мәктәптә һәм авылда узган патриотик юнәлештәге чаралар турында фото һәм видеоматериаллар урнаштырырга ниятләгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен интерактив панель һәм ноутбук сатып алынган.
Узган атнада “Хәтер һәм ватанпәрвәрлек” дип исемләнгән почмакны ачу тантанасы үтте. Почмактагы стендлар һәм интерактив панель аша Бөек Ватан сугышында, локаль сугышларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүмат табарга мөмкин. Шунда ук махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләрнең фотолары урнаштырылган стенд та урын алган.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев