Онытылмас ул еллар...
Михайловка авылында гомер итүче Роза Гайсинага 99 яшь тулды. Гасыр яшьтәше булган ак яулыклы әбекәй яшь чактагы җитезлеген, зирәклеген, тапкырлыгын югалтмаган.
Роза апа бүген бик бәхетле гомер кичерә. Балачакта, үсмер чорда күргән авырлыклары, сынаулары өчен гомер көзендә Аллаһы Тәгаләнең шулай зурлавы, күрәсең.
– Сугыш башланганда, миңа 14 яшь кенә иде. 7 сыйныфны тәмамлагач, сабакташлар белән шатланып, шомырт исләренә ләззәтләндек, ә июньдә илебезгә каһәр суккан дошман бәреп керде. Әткәйне сугышның беренче көннәреннән үк алып киттеләр. Болай да ятим, бөтенләй караучысыз, яклаучысыз калалар дип, жәлләп тормадылар. Хөкүмәттән ярдәм күрмәдек. Безне язмыш кочагына ташладылар. Ул елларны сөйли китсәң, күз яшьләре елга булып ага, – дип, Роза апа балачак елларын искә алды.
Роза апаның әнисе, кызын һәм 3 яшьлек улын калдырып, 36 яшендә гүр иясе була.
– Әнкәйнең үлеме бик үкенечле булды. Уңыш бәйрәме иде. Шофер егет, безгә кереп, пыяла шкафка терәлде. Шкафның пыяласы челпәрәмә килеп идәнгә коелып төште. Әни пыяла ватыкларын җәһәт кенә җыеп алса да, бер кисәге идән ярыгында качып калган, күрәсең. Идән юганда, шул пыялага кулын кисеп, каны зарарланып, бер атна эчендә әниебез китеп тә барды. Әниебез үлеменнән соң тормыштагы иң авыр вакытлар башланды. Төпчегебез күкрәк баласы гына иде әле. Әтиебез, без балаларны карарга, тәрбияләргә дип, үги әни алып кайтты. Зөбәрҗәтелҗинан исемле апа бик яхшы күңелле булып истә калган. Тик Хөснурый исемле хатын әткәйне аннан аертып алды. Ул әткәйнең яшьлектә очрашып йөргән кешесе булган, – дип яшьле күзләрен сөртә Роза апа.
Хөснурый кара эчле, елан кебек агу чәчүче, төлке кебек хәйләкәр хатын була. Ире Мирзаһитны юмаласа да, балалар күңелен алдый алмый. Сугыш башланганда, 10, 7 һәм 4 яшь булган сабыйларны, жәлләмичә, кыйный, кыерсыта торган була.
14 яшьлек Розаның үги әнигә каршы торырлык көче булмый. Авылдашлары, балаларны жәлләп, аларны Ольгино авылындагы балалар йортына озатырга кирәк дигән карарга килә.
– Авыл советы ничек ышанып тапшырган да ничек кышкы юлда башка авылга барып, газизләремне калдырып кайтырлык көч тапканмын?! Бүген дә шаккатам! Чуманга (ат тизәге түгә торган җайланма) утыртып, ат белән өч энемне Ольгинога алып киттем. Салкын ноябрь ае иде. Хөснурый апага түзәрлек хәлем дә, теләгем дә юк иде. Аллаһның рәхмәте, әнкәемнең бертуганы Гайшә апа тәрбиясендә үстем. Сугыш вакытында бик күпләр басуда калган бодайны ашап агуланды, ангина күпләрне аяктан екты. Тойгелде авылында ул елларда гаиләләре белән кырылып, йортлары ябылучылар, фани дөнья белән хушлашучылар күп булды. Сөтле кешеләр үлмәде, исән калды. Гайшә апаның да сыеры бар иде. Туганыма моның өчен бүген дә рәхмәтле булып яшим, – ди Роза Гайсина.
Сугыш тәмамлангач, Розаның әтисе, кулы яраланып, туган авылына кайта. Дөнья тынычлангач, Роза Минзәлә шәһәрендәге терлекчеләр мәктәбенә укырга керә. Бер ел укыгач, белемгә омтылучы, кулларында ут уйнатучы кызны юллама белән Ютазы районына эшкә җибәрәләр. Читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый ул. Роза Ютазы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш зоотехник, Кәрәкәшле участогындагы ветеринария пунктында участок зоотехнигы вазыйфаларын башкара.
– Энеләремне күрергә дип, Ютазыдан ат җигеп кайта идем. Аллаһка шөкер, дус-тату булып, туганлык җепләрен саклап яшәдек. Ютазыда булачак тормыш иптәшем Ягъфәрне очраттым. Гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк иттек. Ягъфәрем “Мөслим” совхозында агроном, идарәче, баш икътисадчы булып эшләсә, мин, лаеклы ялга чыкканчы, “Михайловка” совхозында бухгалтер вазыйфаларын башкардым. Эшкә яратып бардык, сөенеп өйгә кайттык. Алты оныгым, 14 оныкчыгым бар. Булганына мең шөкер! Бүгенге көндә ике улым да гүр иясе инде, кызларым, шөкер, сау-сәламәт булып гомер кичерәләр: берсе – укытучы, икенчесе – табибә. Дүртесенә дә әтиләре белән югары белем бирдек, олы тормыш юлына аяк бастырдык. Улларыбыз да тәҗрибәле белгечләр булып халыкка хезмәт итте. Алга таба балалар кайгысы күрмичә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын! – ди Роза апа.
Роза апа яшьлегендә оста тегүче дә булган. Бу осталыгы әнисеннән килә.
Роза апаның, татар әбиләренә хас булганча, матур итеп бәйләгән ак яулыгыннан сихри нур бөркеләдер төсле. Гомер буе сабыр булып, авырлыкларны тешләрен кысып булса да үткәрә белгән Роза апага Аллаһ хәерле гомер бирсен!
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев