Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бүген Мөслимдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза

Бәйрәм чаралары, иртәнге сәгатьтә бәйрәм яркинәсе белән башланып китте

Ярминкәдә промышленность товарлары, ашымлык, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шулай ук, балалар өчен дә төрле уен һәм сату нокталары эшләде.Тугыз сәгатьтә “Сугышчан һәм хезмәткә” дан мемориаль комплексында район җитәкчелеге, ветераннар, оешма-предприятиеләр, бюджет оешмалары, локаль сугышларда катнашкан ветераннар чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Бу вакытта Пушкин, Колхоз, Бакча, Банк урамнары буйлап сугыш чорына туры китереп бизәлгән хәрби машина һәм мотоцикллар, бәйрәм демонстрациясендә катнашучылар уздылар. Үзәк мәйданга шулай ук яшь армиячеләр колонналары да үтте. Демонстрация төгәлләнгәч үзәк мәйдандагы чара театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Район башлыгы һәм ТР Рәисе исеменнән котлаулар җиткерде. Бәйрәм тантанасы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты белән дәвам итте.

 

Римма Афзалова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев