Бүген Мөслим лицеенда хәрби-патриотик җыр бәйгесе узды
Берничә ел дәвамында үткәрелеп, ул мәктәпнең матур традициясенә әверелде
Бүгенге бәйгедә лицейның 1-4 сыйныф укучылары хәрби-патриотик темага күмәк җыр башкардылар. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри – мәгариф ветераны Альберт Иванов, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Румия Деникаева, Гөлназ Йосыпова бәяләде. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге бәйге өлкән сыйныфлар арасында да узачак. Бәйрәм чарасына укучыларның әтиләре дә бик күп килгән иде. Һәр сыйныфның чыгышы үзенчәлекле һәм бик матур булды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев