Бүген дә егет кебек!
Сугыш чоры баласы бүген дә үткәннәр белән яши.
Теплов Евгений Михайлович – сугыш чоры баласы. Илгә дошман явы бәреп кергәндә, кечкенә Женяга 11 яшь тә тулмаган була әле.
– 95 яшьтә булса да, һаман аяк өстендә. Бөтен чараларда да катнаша, актив кеше безнең Евгений Михайлович. Үзе сөйләве буенча, Чистай шәһәрендәге хәрби заводта бик яшьли хезмәт куйган. 14 яшеннән инде ул үз тамагын үзе кайгырткан. Төпле фикерле, һәрнәрсәгә үз карашы булган, акыллы, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булырга яратучы өлкән кешебез ул безнең, – ди районның картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова.
– Әтине сугыш башланган көнне үк яуга алып киттеләр. Әнинең итәгендә биш бала калдык. Ул елларны искә төшерәсе дә килми. Искә төшсә, бүген дә күзләрне яшь элпәсе каплый. Ипи дигән бөек һәм затлы нәрсә турында уйлый да алмадык, кая аны ашау булсын! Башка бик күп кешеләр кебек без дә үлән, кәлҗәмә ашадык. Ничекләр исән калдык микән дип уйлыйм хәзер. Бүгенге дәвер, бүгенге замана – оҗмах бит ул! – ди Евгений Теплов.
Сугыш елларында Евгений Михайлович Чистай сәгать заводында шартлаткыч җайланмалар өчен сәгать механизмнары ясый. Бөек Җиңү таңын якынайтуда аның да лаеклы өлеше бар!
– Яшең бәләкәй, сабыйлыктан чыкмагансың дип тормадылар, язмыш безне баштан сыйпамады. Бик иртә эшкә җигелергә, хезмәт тәмен татырга туры килде. Ничек кенә көтсәк тә, әткәй сугыштан әйләнеп кайтмады. Әткәй фронтта вафат булу сәбәпле, безгә пособие билгеләделәр, без шул акчага яшәдек. Ләкин ул акча кемгә генә җитсен! Биш пар күз белән әнигә карап тора идек! Пособие акчасына әзме-күпме онын алып, әни көлчәләр пешерә иде, шуны базарга алып барып сата иде, мин дә булдыра алганча ярдәм итә идем. Ул акчага кием-салым, башка кирәк-ярак юнәтә идек. Ятимлек ачысы гомер буе озата барды. Инде үзем бер гасырга якын гомер яшим, “әтине бер күрергә иде, бәлкем, исәндер” дип, гомер буе шушы уй белән үземне юатып яшәдем. Үзеңнең күзең йомылганчы әти-әниең хакында уйлыйсың икән ул. Бала кайгысын да күрергә туры килде. Улым исән булса, мин дә балам тәрбиясендә яшәр идем. Шөкер, картлыгым тынычлыкта үтә. Биредә безгә үз әтиләре кебек җылы мөнәсәбәт. Рәхмәт кызларга-йолдызларга, – ди Евгений Михайлович.
Райондашыбыз – балта остасы. Аның кулы белән ясалган төрледән-төрле җиһазларның саны шактый. Кечкенәдән белемгә тартылган егет сугыш вакытында да аң-белем дөньясын үз итә, сугыштан соң кичке мәктәпне тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы, ул җитештерү өлкәсендә намуслы хезмәт куя, мебель фабрикасында столяр булып эшли.
– Әнием йөрәк авырулы иде. Мин аның гомере өчен үземне белә-белгәннән бирле кайгырып, борчылып яшәдем. Бик яшьли мине ташлап, якты дөнья белән хушлашты ул. Бүген безнең өчен тормыш кыйммәте ихтирам, хөрмәт, янәшә-тирәдәгеләрнең сиңа яхшы мөгамәләсенә барып тоташа. Инде сугышларны күрергә, ул афәтләрне өр-яңадан кичерергә генә язмасын! Йөрәк андый авырлыкны башка күтәрә алмас, – ди Евгений Теплов.
Җиңү таңын каршы алып, 14 яшендә өлкәннәр белән шушындый куанычлы вакыйганы кичергән райондашыбыз: “Һәр көн – яңа гомер, тарихның яңа бите. Бүгенге көннең кадерен белеп яшәгез!” – ди.
– Евгений Михайлович кебек кешеләр булганда, яшәве мәгънәле дә, кызыклы да. Алар – аяклы тарих! Гомерләре озын, сәламәтлекләре ныклы булсын иде өлкәннәребезнең! – ди Гөлнар Шакирянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев