Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә митинглар уза, Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар хөрмәтенә ясалган стелалар ачыла
Шундый стелланың чираттагысы бүген Дусай авылында ачылды. Әлеге чарада район җитәкчелеге, Баек һәм Дусай авылларында яшәүчеләр катнашты.
Дусай авылыннан Бөек Ватан сугышына 91 ир-егет китә. Аларның 50се туган якларына әйләнеп кайта алмый. Исән кайткан ветераннарның да бүген барысы да мәрхүмнәр. Дусайлылар батыр якташлары хөрмәтенә ясаган стелага аларның барсының да исеме кертелгән. Стеланы төзү өчен авылның һәр кешесе үзеннән өлеш керткән. Чарага килгән район башлыгы Альберт Хуҗин дусайлыларга изге эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Ул шулай ук төзелеш эшләрендә актив катнашкан һәм үзләреннән зур өлеш керткән дусайлыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Авылда стела төзү эшен Дусай авылы клубы мөдире Миләүшә Шакирова башлап йөргән.
Чара барышында Дусай авылында яшәүчеләрнең күбесе бу эшне башкаручыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Шагыйрә, Дусай авылы кызы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева үзенең хөрмәтен шигырь юллары белән әйтте.
Баек мәктәбе укучылары да бәйрәмгә үзләре әзерләгән чыгышларны тәкъдим иттеләр. Чарада катнашучылар үзләренең мәрхүм якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Исемнәре язылган стелага чәчәкләр салдылар.
Чара тәмамлангач, чарада катнашучылар Дан орденының тулы кавалеры, Дусай авылында гомер иткән Бәдыйк Салихов яшәгән йортка юл тоттылар. Биредә бүген батырның оныгы яши. Әлеге йортка истәлек тактасы куелды. Чарада катнашучылар батыр якташларына үзләренең хөрмәтләрен һәм ихтирамнарын күрсәтеп, аның хакындагы истәлекләрен барладылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм тантанасы дусайлылар күңелендә шундый истәлекле чаралар белән язылып калыр. Батырларның даны онытылмый. Аларның даны мәңгелек!
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев