Геройлар янәшәдә
Җиңү язы

Геройлар янәшәдә

Җиңү көне алдыннан Мөслим гимназиясендә «Үлемсез полк: Геройлар янәшәдә» акциясе узды. Анда 4 һәм 5 сыйныф укучылары катнашты

"Бу чара Җиңү бәйрәменең бер өлеше генә түгел, ә һәр гаиләнең йөрәгендә сакланган тарихның мәктәп диварларында яңгыравы булды. Укучылар үзләренең фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан бабаларының портретларын алып килде. Тантаналы линейка гимн башкару белән башланып китте. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Равилә Шәрифуллина 9 Майның шатлык кына түгел, ә әйләнеп кайтмаган миллионлаган кешеләрне искә алу көне дә булуын искәртте. Укучылар исә горурланып үзләренең бабалары, аларның батырлыклары турында сөйләде", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

 Фотолар - Мөслим гимназиясеннән.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев