Укучылар ветераннар белән очраша
Җиңү язы

Укучылар ветераннар белән очраша

Районда сугыш ветераннары калмады. Бөек Җиңү көне алдыннан район мәктәпләрендә укучылар, тыл ветераннарының өйләренә барып, бәйрәм белән котлады

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә районыбызның мәктәп укучылары күркәм акциягә кушылды. Алар тыл ветераннарының өйләренә барып, Татарстан Республикасы Рәисе һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткалары тапшырдылар.

Балалар өлкәннәрнең хәлләрен белештеләр, аларның кызыклы истәлекләрен тыңладылар. Бу очрашулар котлау гына түгел, ветераннарыбызга булган чиксез рәхмәт һәм хөрмәт билгесе дә. 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев