Тыл ветераннары тәбрикләүләр кабул итә
Район башлыгы Альберт Хуҗин тыл ветераннары Антонида Костина һәм Роза Гайсина белән очрашты
Бөек Ватан сугышының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәрнең саны сирәгәя бара. Бүген районыбызда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады. Тылда авыр эшләр башкарган хатын-кызлар һәм алар белән бергә хезмәт куйган сугыш чоры балалары бар.
Михайловка авылында гомер итүче тыл ветераны Роза Гайсинага быел 100 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына карамастан, биш вакыт намазын укый. Кәҗә асрый. Хәтере дә, уйлары да яхшы аның.
– “Сугыш башланган” дигән сүзләрне ишеткәч, бар тәнемдә калтырау барлыкка килгәне исемдә. 15 яшемдә булсам да сугышның никадәр куркыныч булуын өлкәннәрнең кычкырып елавыннан һәм: “Нишләрбез?! Нинди кайгылар алып килер бу сугыш?! ” – дигән сүзләреннән аңладым. Ир-егетләр сугышка китте. Авылда әби-бабайлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Бар эш безнең җилкәләргә төште. Урак та урдым, сабан тотучы-көйләүче дә булып эшләдем. Буем бәләкәй, сабанны борырга көчем җитми иде. Шулай да бирешмәдем, кушылган эшне җиренә җиткереп башкардым. Соңрак ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә насыйп булды. Трактор да иярләдем әле! “Булдыра алмыйм” димәдек. Әтиләр – сугышта. Без сугышчыларга ярдәм итү өчен тырыш хезмәт куйдык. Таякка эшләдек. Шөкер, Җиңү безнеке булды, – ди тыл ветераны Роза апа.
Сугыштан соң, дөнья тынычлангач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехника бүлеген тәмамлый ул. Ютазы рай-онында эшләгәндә, булачак тормыш иптәшен очрата.
– Ягъфәр белән гаилә корып, Михайловка авылына кайтып төпләндек. Ике улыбызга һәм ике кызыбызга гомер бүләк иттек. Барысы да югары белем алды. Тик Ягъфәрем дә, улларым да кыска гомерле булдылар. Ягъфәрем олы улыбыз вафатыннан соң инсульт белән китеп барды. Өлкән улыбыз – юл-транспорт һәләкатендә, икенче улыбыз каты авырудан вафат булды. Бүген алар рухына дога кылып яшим. Аллаһ миңа озын гомер биргән, шөкер. Алты оныгым, 14 оныкчыгым бар. Барысы да кайтып торалар. Матур, рәхәт тормышыбызга шатланып гомер итәм. Намаз саен ил-көннәргә тынычлык, балаларга һәм онык-оныкчыкларыма изге теләкләр теләп дога кылам, – ди күңел көрлеген, намус пакьлеген югалтмаган Роза Гайсина.
Рус. Шуган авылында яшәүче Антонида Костинага быел 95 яшь тула. Бөек Ватан сугышы башланганда ул 11 яшьлек кызчык була. Бүген 11 яшьлек балалар курчаклы уйный, сугыш чоры балалары исә кулына урак тотып басуга эшкә йөгергән. Антонида Федоровна ачлыкта үткән әтисез балачагын күз яшьләрсез генә искә ала алмый.
– Мәктәптә 1 сыйныфны гына укыдым. Алга таба укый алмадым: әниләр белән эшкә йөри башладык. Урак уру, ат җигеп ашлык ташу, җир эшкәртү, колхоз утарына көлтә ташу кебек эшләрдә катнаштык. Ул чорда эшкә бармый калу, өйдә яту дигән нәрсә булмады. Ашарга юк, кияргә кием юк, шулай да бер генә көн дә эшкә бармый калу уе булмады. Без барыбыз да җиңү көнен якынайту өчен эшләдек. Әтиләребезнең, абыйларыбызның тиз арада җиңү белән кайтуларын көттек. Ярый әле ул чорда яланнарда үлән күп иде. Кузгалак җыеп кайтабыз. Әнкәебез аңа аз гына он кушып аш пешерә. Андый аш эләккән көнне бездән дә бәхетле кеше юк иде, – дип сугыш елларын искә ала Антонида Костина.
Бөек Җиңү көнен дә колхоз эшендә басуда каршы ала ветеран.
– “Без җиңдек! Җиңү килде!” дигән сүзләрне ишетү белән бар халык кочаклаша, елаша башлады. Бер-берсен котлыйлар, йөгерәләр. Авыл халкы бу көнне Җиңү көне шатлыгыннан тагын да яхшырак эшләргә тырышты. Ул мизгелләр хәзер дә күз алдымда тора, – ди Антонида Костина.
Сугыштан соңгы авыр елларда да туган авылында хезмәт итә ул. Колхозда терлекчелектә хезмәт куя, күп еллар савымчы булып эшли.
– Гомерем авыр һәм тырыш хезмәттә узды. Мин гомер юлым белән горурланым яшим! Без һәрвакыт эш дип яшәдек, тамагыбыз ач булса да, кияргә киемебез булмаса да, һәр туган көннең кадерен белеп гомер иттек. Бүгенге яшь буын тынычлыкның кадерен белсен, рәхәт тормышта яши алуларына сөенеп яшәсен иде! Махсус хәрби операциянең бетүен көтәм. Җиребездә тынычлык урнашсын иде, – ди Антонида Костина.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Антонида Костина һәм Роза Гайсинага Россия Президенты В. Путинның котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен һәм күчтәнәчләрен ташырды.
– Без сездән үрнәк алып, сезнең белән горурланып яшибез. Сезгә зур югалтулар алып килгән сугыш елларын күрергә, кечкенә кулларыгыз белән авыр хезмәт башкарырга туры килгән. Әмма сез рух ныклыгын югалтмагансыз, сынмагансыз, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйгансыз. Сезнең шундый көчле, Ватаныбызга тугрылыклы булуыгыз безнең өчен – лаеклы үрнәк, илебез тынычлыгын яклаучы егетләргә өлге булып тора. Сезгә сәламәтлек, бәхетле матур көннәр, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне телим, – диде район башлыгы.
Ветераннар район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, аның белән очрашуларына сөенүләрен белдерделәр. Михайловка урта мәктәбе укучылары, Роза Гайсинаны Җиңү көне белән тәбрикләп, шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр.
Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев