«Җиңү хаты» акциясенә кушылдылар
Җиңү язы

«Җиңү хаты» акциясенә кушылдылар

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясенә актив кушылдылар.


"Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясенә актив кушылдылар. Акция кысаларында Бердәм Россия партиясе волонтерлары, «Яшь гвардия» отряды волонтерлары өлкәннәргә «Үткәнгә хатлар» язарга тәкъдим иттеләр. Хат язучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан туганнарына тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
"Җиңү хатлары" Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын  күз алдына китерергә, җәмәгатьчелекнең игътибарын Россия тарихының героик үткәненә җәлеп итәргә ярдәм итә.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев