Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, «Август-Агро» җәмгыяте исеменнән райондашларыбызга котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды

Матур традиция буенча Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре бәйрәм бүләкләре белән хөрмәтләнә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, "Август-Агро" җәмгыяте исеменнән райондашларыбызга котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды.

«Кызганычка каршы, районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады. Тыл хезмәтчәннәре дә ел саен кими бара.

Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Исәнлек-саулык, озын гомер телибез!» – дип хәбәр ителә район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев