“Җиңү диктанты” яздык
Мөслим лицеенда 50дән артык укучы бөтенроссия акциясендә катнашты
“Җиңү диктанты” акциясе 2019 елдан бирле үткәрелә. Акция республиканың 500дән артык мәйданчыгында оештырылды. “Җиңү диктанты” халык-ара акциясе “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан уздырыла.
Акциядә катнашучыларга 25 сорауны үз эченә алган текст таратылды. Сорауларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелде. Быел сораулар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларыннан тыш, юбилей даталары, махсус хәрби операция һәм Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
“Җиңү диктанты” акциясен координацияләүче җитәкче Венера Шаева “Җиңү диктанты”ның укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын да үстерергә ярдәм итүен билгеләп үтте.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 28 апрель саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев