Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов
Исәнсеф авылы егете ул. Авылдашлары һәм район халкы аның белән ихластан горурлана
Гыймазетдин Вәҗетдинов 1907 елда Исәнсеф авылында дөньяга килә. 5 сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. 1929-1938 елларда ул Совет Армиясендә хезмәт итә, кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.
1940 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7нче армиясе 86нчы мотоукчылар дивизиясе 330нчы укчы полкының рота командиры, кече лейтенант Гыймазетдин Вәҗетдинов дошманның ныгытылган Выборг районы тылына Фин култыгы бозы буенча походта катнаша. 1940нчы елның 8 мартында Совет гаскәрләре һөҗүм иткәндә куркыныч хәл туа. Рота командиры, пулеметтан ут ачып, дошманның ике пулемет ноктасын юк итә. Әлеге адымы белән ул сугышчылар алдына куелган хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә.
Гыймазетдин Вәҗетдинов әлеге сугышта һәлак була һәм Татарстан егетләренннән беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Герой исеме аңа 1940нчы елның 21 мартында, үлгәннән соң бирелә. Гыймазетдин Вәҗетдинов Ленин ордены белән дә бүләкләнә.
Гади авыл егете куркусыз булуы, илен саклау өчен гомерен дә аямыйча дошманга каршы баруы нәтиҗәсендә бик аз гына яшәп кала. Әмма аның батырлыгы бүген дә якташларының күңелендә саклана.
Г. Вәҗетдинов Ленинград өлкәсенең Кондратьево авылында туганнар каберлегенә күмелгән.
Видеорәсем ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде һәм фото Мөслим муниципаль районының рәсми порталыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев